Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллының 4нче «Шаянкай» балалар бакчасында Җиңү көнен билгеләп үттеләр

Без, Чаллының 4нче «Шаянкай» балалар бакчасында мөһим датага, 9 майга, алдан ук әзерләнә башладык.

Төркемнәрдә әхлакый-патриотик почмак, Җиңү көненә кадәр вакытны санап бару календаре рәсмиләштерелде, «Үлемсез полк» стендын бизәү өчен ветеран туганнар турында мәгълүмат белән фотографияләр җыйдык.


Бүген бөтен балалар, тәрбиячеләр, әти-әниләр белән «Үлемсез полк» ясап үттек. Бәйрәмдә Җиңү көненә багышланган җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек. Балалалар сугышта булган туганнарының фотоларын, чәчәкләр, шарлар алып килгәннәр иде.

Балаларыбыз киләчәктә дә тыныч илдә, матур тормышта яшәсеннәр. Илебездә гел тынычлык булсын.

Гөлсирин Габдрахимова, Чаллы, 4нче «Шаянкай» балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев