Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллының 31нче мәктәбендә сугыш чоры җырларын сәхнәләштерү бәйгесе узды

Быел без, 31нче мәктәп укучылары, 9нчы май бәйрәмен яңача, бүтәнчә билгеләп үтәргә булдык.

Быел, 9 майда, Бөек Җиңүнең 77 еллыгын  бәйрәм итәбез. Без, хәзерге яшьләр, сугыш китергән кайгы-хәсрәтне күз алдына да китерә алмыйбыз. Безгә тыныч тормышта яшәргә язган. Без, сугыш турында әби- бабайларның сөйләвеннән, китаплардан укып кына беләбез. Сугыш минем Илемә, халкыма бик күп кайгы-хәсрәт алып  килгән.

9нчы май – Җиңү көне якты, шул ук вакытта күңелсез дә бәйрәм.  Сугышта үлгәннәрне искә алу көне дә бит ул.
Быел без, 31нче мәктәп укучылары, 9нчы май бәйрәмен яңача, бүтәнчә билгеләп үтәргә булдык. Һәр сыйныфка сугыш турындагы җыр таратылды. Укучылар бер атна эчендә бирелгән җырны җырларга өйрәнеп, сәхнәләштерергә тиеш иделәр.
4нче майда сыйныфлар арасында сайлап алу туры булды.  Унбер сыйныфның чыгышы бик әйбәт, дип табылды. 5нче майда, көндезге сәгать бердә, актлар залына бистәбездә яшәүче сугыш һәм тыл ветераннары кунакка чакрылды. Залга ветераннар белән бергә укытучылар,  концерт карарга теләгән укучылар  җыелдылар. Концертны 4 а сыйныфы укучылары “В лесу прифронтовом” җыры белән башлап җибәрделәр. Бу тамаша җыр да, спектакль дә булды. Залдагы халык тын да алмый тыңлап, карап утырдылар. Һәр сыйныф үзенчә тырышкан, үзенчә сәхнәләштергән. Укучылар хәрби киемнән иделәр. Ветераннар  яшь чакларын, сугыш чорын искә төшереп елашып утырдылар.
Концерттан соң ветераннарга сүз бирелде.  Алар, укытучыларга, сугыш чоры җырларын өйрәткән өчен рәхмәт әйттеләр. Шулай итеп, бу кичә бик күңелле узды.  Киләсе елда да мондый  бәйгене оештырырбыз, дип вәгъдә бирде 31нче мәктәп укучылары.


Чаллы шәһәре 31нче мәктәбенең 9 а сыйныфы укучысы Шәймәрданова Диана.
Укытучысы: Гизатуллина Кафия Мөбәрәкша кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев