Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллыда "Мин татарча сөйләшәм" шәһәркүләм программасы кысаларында бик күп чаралар узды

Уку елы дәвамында Чаллы шәһәренең 33нче мәктәбе укучылары "Мин татарча сөйләшәм" шәһәр программасының барлык этапларында да актив катнаштылар һәм призлы урыннар яуладылар.

Октябрь аеннан март аена кадәр "Мин татарча сөйләшәм" республика акциясе кысаларында бик күп чаралар узды. “Мәдәният һәм сәнгать дөньясы” бәйгесенә Хәлилова А.Л. җитәкчелегендә 8нче сыйныф командасы әзерләнде. Алар татар театры һәм музыкасының тарихы һәм бүгенгесе турында сорауларга җавап биреп, уңышлы чыгыш ясадылар, 3 нче урынга лаек булдылар.
Ноябрь аенда 4нче сыйныф укучылары «Әкиятләр иленә сәяхәт» бәйгесендә катнашты. Укучылар "Өч кыз" татар халык әкиятен сәхнәләштерделәр һәм 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.
Шәһәр программасының өченче этабы "Туган ягым тарихы" дип аталды. Минсадыкова Р.Ф. җитәкчелегендә 5 нче сыйныф командасы Татарстан Республикасының тарихы, символикасы, күренекле шәхесләре, милли бәйрәмнәре, Бөек Ватан сугышы елларында Республикабызның җиңүгә керткән өлеше турында булган белемнәрен күрсәтте һәм 1 нче урынга лаек булды.
Гыйнвар аенда 15 нче балалар иҗат йортында “Уйнап, җырлап күңел ачыйк” темасы астында татар мәдәнияте фестивале узды. Бу чарада 6нчы сыйныф командасы татар халкының җырлы-биюле уенын тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Команданы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абунагимова З. А. әзерләде. Чыгышыбыз югары бәяләнде: кызларыбыз 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Программаның бишенче этабы «Шигъри моңнар» дип аталды. 5 нче сыйныф укучысы Гарифуллина Нәзилә, Гамил Авзалның туган тел турында шигырен сөйләп, 2 урын алды.
Март аенда 4 нче сыйныф укучылары «Татарча да яхшы бел!” акциясендә катнаштылар. Бу чарага укучылар бик тырышып әзерләнделәр: махсус эмблемалар, плакатлар, сүзлекләр ясадылар. 20 кешедән торган "Кояшкай" командасы төзелде. 24 нче март көнне укучылар мәктәп янында, кибетләрдә, сәүдә үзәкләрендә, даруханәдә халык белән туган телебездә аралаштылар. Һәрбер кешегә иң кулай аралашу сүзләреннән төзелгән сүзлекләр һәм "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенең логотибын бүләк иттеләр.

Айгөл Хәлилова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев