Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллыда "Чаллы - дуслар каласы" фестивале узачак

12:00 сәгатьтә китапханәнең актлар залында әлеге чараның тантаналы ачылышы була. "Чаллы - дуслар каласы" фестивале кысаларында алты мавыктыргыч һәм танып-белү мәйданчыгы эше каралган.

20 февраль көнне Үзәк шәһәр китапханәсендә край халыкларының милли мәдәниятләр һәм әдәбиятларының "Чаллы - дуслар каласы" V китапханә фестивале узачак. Аны Үзәк шәһәр китапханәсенең тарихи туган якны өйрәнү бүлеге оештыра. Фестивальдә Яр Чаллы шәһәре территориясендә яшәүче төрле милләт вәкилләре катнашачак. 

12:00 сәгатьтә китапханәнең актлар залында әлеге чараның тантаналы ачылышы узачак. "Чаллы - дуслар каласы" фестивале кысаларында алты мавыктыргыч һәм танып-белү мәйданчыгы эше каралган.

«Әдәби Чаллы» мәйданчыгы китапханәнең тарихи-туган якны өйрәнү бүлегендә оештырылачак. Биредә язучы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Нурзия Мирхазова (Түбән Кама шәһәре) белән очрашу узачак. 

Балалар һәм яшүсмерләр бүлеге тарафыннан оештырылачак "Әдәби кунак" мәйданчыгы  тамашачыларны шагыйрь, автор-башкаручы Рәхим Гайсин (Алабуга шәһәре) белән онытылмаслык очрашуга чакыра.

"Этно дөнья" мәйданчыгы безнең төбәк һөнәрләренә багышланган. Халык һөнәрләре һәм кәсепләре күргәзмәсен карарга, пыяла һәм милли курчаклар ясау рәсемнәре буенча мастер-классларда катнашырга теләүчеләрне, китапханәнең сәнгать бүлегендә көтәләр.

"Йолалар төрлелеге" мәйданчыгы уку залында эшләячәк. Биредә чаллылыларны халык уеннары, йолалары белән танышу, милли бию буенча мастер-класс көтә.

"Кама буе халыклары энҗесе" мәйданчыгында Чаллыда яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм көнкүреше тарихына сәяхәт итү мөмкинлеге булачак.

«Халыклар дуслыгы-әдәбиятлар дуслыгы» мәйданчыгында китапханә абонементы бүлегендә эшләячәк, катнашучылар Идел буе халыкларының китап дөньясына чума алачак.

Фестиваль кысаларында беренче тапкыр «Бер күк астында» яктылык тамашасы һәм «Орхидея» мода театры коллективы чыгышы көтелә. Фойеда милли ашлардан күргәзмә оештырылачак.

Һәр мәйданчык тематик китап күргәзмәләре белән үрелеп барачак.

http://nabchelny.ru/news/35292

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев