Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаңгы ярышында беренче!

«Безнең Күгәрчен мәктәбе кызлары барлык призлы урыннарны яуладылар!» дип сөенече белән бүлеште Әгъзәмова Гүзәл.

Кыш – минем яраткан ел фасылым. Беренчедән, мин кыш кызы, декабрь аенда бураннар туздырып туганмын. Икенчедән, кышкы спорт төрләре минем өчен бик мавыктыргыч. Тимеракта шуу дисеңме, чаңгыда чабу булмасын, чанада таудан ыжгырулар ничек күңелле бит!

Мәктәптә физкультура дәресләрендә без чаңгы шууга зур игътибар бирәбез. Кышкы чорда, һава торышы яхшы булганда, без дәресләрдә чаңгыда шуабыз. Укытучыбыз Марат Исхак улы безне ярышка да әзерли.

Менә кышның төп ярышы – “Россиянең чаңгы юллары 2023” көне килеп тә җитте. Мәктәбебездән күп кенә укучы районга юл тотты. Катнашучыларның барысының да  минем шикелле йөрәкләре еш типкәндер ярыш алдыннан. Алда 3 километр озынлыктагы трасса. Без 17 яшькә кадәр булган ярышчылар группасында катнаштык. Кызлар күп иде.

«Старт» командасын ишетүгә, мин кузгалдым да  беренчеләрдән булып чабып киттем. Күп кенә араны үткәч, хәл дә китә башлаган кебек булды, ләкин мин бирешмәдем. Соңгы метрларга кадәр бар көчемне куеп йөгердем. Минем тырышлыгым бушка булмады, беренчелек минем кулда иде! Шатлыгым эчемә сыймады! Минем арттан үзебезнең мәктәп кызлары Айзилә белән Камилә килделәр. Безнең Күгәрчен мәктәбе кызлары барлык призлы урыннарны яуладылар! Нинди горурлык! Укытучыбыз Марат абый да куанды. Өстәвенә  егетләребез дә беренчелекне бирмәделәр! Әмир абый елдагыча беренче булды!

Чаңгы шуу – сәламәтлек өчен дә бик файдалы спорт төре. Ярышларда катнашу өчен генә түгел, кышның матурлыгын күзәтеп, саулыгыбызны ныгытыр өчен булса да чаңгыга басарга кирәк дип уйлыйм мин! Сәламәт тәндә – сәламәт акыл!

Әгъзәмова Гүзәл – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев