Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллының 79нчы лицей-интернатында Лилия Гыйбадуллина белән очрашу булды

Лилия Фаисовна укучылар белән бик теләп аралашты, киләчәккә планнары белән уртаклашты.

Шәһәребезнең 79нчы лицей-интернатында танылган язучы, шагыйрә, журналист Лилия Фаис кызы Гыйбадуллина белән күңелле очрашу булды. 

Балалар «Мин бәхетне күрәм!..» , «Тынлык кайтавазы», «Кайту», «Сөрән» шигъри җыентыклар, «Бабай килде кунакка», «Рәкыйп Хәмитов.Копчёный» исемле проза әсәрләре авторы Лилия Гыйбадуллинаның иҗаты белән танышты, ничек язучы булып китүе, шагыйрь булу өчен нинди сыйфатлар кирәкле белән кызыксынды.

Лилия Фаисовна укучылар белән бик теләп аралашты, киләчәккә планнары белән уртаклашты, туган телебезне сакларга, үстерергә кирәклеге турында искәртте. Лилия Гыйбадуллина үз шигырьләрен укыганда залда тынлык хөкем сөрде, авторның фикерле, фәлсәфи һәм гади шигырьләрен укучылар яратып кабул итте, соңыннан үзләре дә шигырьләрен укыды.

Язучының Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан үткәрелгән әдәби әсәрләр бәйгесендә югары бәяләнгән һәм җиңү яулаган «Әлиф ләм мим» повесте зур кызыксыну уятты.

Автор әсәрнең темасы, язылу тарихы турында сөйләде. «Әлиф ләм мим» повесте «Әлифба» китабы авторы Сәләй (Сөләйман) Гатат улы Вагыйзовка багышланган, аның фаҗигале дә, гыйбрәтле дә тормыш юлын һәм эшчәнлеген чагылдырган әсәр, басмада дөнья күргәч укучыларның күңеленә хуш килер дип уйлыйм. 

Очрашудан җылы тәэсир алып, Лилия Фаис кызы Гыйбадуллинага киләчәктә дә иҗатында зур уңышлар теләп саубуллашты лицей укучылары. 

Гизятуллина Ф.Я. 17 нче шәһәр китапханәсенең китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев