Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллыда «Муса Җәлил. Җыр кебек тормыш» дип аталган бәйге узды

Балалар «Сәнгатьле сүз», «Рәсемнәр», «Кул эшләре» номинацияләрендә көч сынаштылар.

Чаллы шәһәренең 17нче балалар китапханәсендә «Муса Җәлил. Җыр кебек тормыш» дип аталган бәйге узды. Чарада республикабызның төрле төбәкләреннән мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укучылар катнашты. Балалар «Сәнгатьле сүз», «Рәсемнәр», «Кул эшләре» номинацияләрендә көч сынаштылар.

Жюри әгъзалары балаларның бәйгегә зур әзерлек белән килүен, актив булуларын билгеләп үтте. Шигырь сөйләүчеләрнең тел матурлыгы да, актерлык осталыгы да таң калдырды. Хәтта иң кечкенә катнашучылар да иҗади караш күрсәттеләр һәм яшь булуларына карамастан, жюри алдында лаеклы чыгыш ясадылар. 

Бәйгегә килгән рәсемнәр, кул эшләре иҗат белән мавыгучы талантлы балаларның бик күп булуын күрсәтте. Аларда бәйгедә катнашучыларның туган илне яратуы, батырлар белән горурлануы чагылыш тапкан. Кулларының җылысы күңел матурлыгы белән бергә кушылып сокландыргыч сәнгать әсәрләре тудырган.

Бәйге татар халкының бөек шагыре Муса Җәлил иҗатының үлемсез булуын тагын бер кат исбатлады.

Титаренко Д. Н., Чаллы, 17 нче балалар китапханәсе мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев