Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллыда Корьән укучылар бәйгесе

Бәйгедә 96 укучы катнашты.

Кичә Чаллыынң 29нчы гимназиясендә укучылар арасында Корьән укучылар бәйгесе узды. Бәйгене Чаллы мөхтәсибәте «Капелька» хәйрия фонды, «Хадиджа» мөслимәләр хәйрия оешмасы, «Изгелек йорты» үзәге, Чаллы мөслимәләр оешмасы белән берлектә уздырды.

Бәйгедә 96 укучы катнашты. Һәр катнашучыга күчтәнәч, Корьән китабы, күпсанлы бүләкләр тапшырылды. Төп бүләкне — күп тизлекле велосипедны 10нчы сыйныф укучысы Саттаров Мөхәммәд алды. Тагын 22 укучы акчалата бүләкләргә лаек булды.

Бәйрәм ашханәдә чәй мәҗлесе белән тәмамланды. Бәйгене югары дәрәҗәдә уздырырга өлешләрен керткән һәр иганәчегә Аллаһы Тәгалә әҗер савапларын бирсен, малларына бәрәкәт иңдерсен.

Әдилә Искәндәрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев