Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллыда «Апуш» татар балалар театр студиясенең гала-фестивале булды

Спектакль шундый матур булды, «Апушлар» безне фойеда ук җыр-бию белән каршы алдылар.

Чаллының Аяз Гыйләҗев исемендәге татар драма театрында «Апуш» татар балалар театр студиясенең гала-фестивале булды. Театрның җитәкчесе Зөлфия апа Вәлиева.

Без, Пушкин исемендәге 78 нче пролицейның 3нче сыйныф укучылары, мәдәни поход ясап, күңелле мизгелләр белән сокланып кайттык. 

Эх! Спектакль шундый матур булды, «Апушлар» безне фойеда ук җыр-бию белән каршы алдылар. Бу бит чып-чын театр! 50 минут бик тиз үтеп китте.

Уңышлар теләп без алар белән вакытлыча гына саубуллаштык, чөнки тиздән алар безгә тагын килерләр дип ышанабыз.

Безнең сыйныфтан рус милләтеннән булган балалар да килде, алар бик дулкынланып- сөенеп тыңладылар…

Безнең татар теле укытучыбыз Мөхәммәдиева Суфия Мәүлемҗан кызына рәхмәтебезне җиткерәбез. Ул безгә телебезнең нинди бөек, аһәңле, горур икәнлеген аңлатучыбыз.

Хөрмәт белән 3нче сыйныф укучылары, әти-әниләре исеменнән Гөлшат Расыйх кызы һәм Лилия Хафизова, Диана Пименова, Ева Шишкина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев