Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллы Үзәк китапханәсендә өстәл уеннары турниры үтте

Бүгенге көн өстәл уеннары заманча итеп төзелгән күпкырлы, уникальлекләре белән аерылып торалар.

27 май көнне Бөтенроссия китапханәләр көне булып узды. Шул уңай белән шәһәр Үзәк китапханәсендә «Библионочь» («Китапханә төне») үтте. Китапханәнең уку залында балалар, яшүсмерләр һәм өлкән яшьтәге укучылар өчен «Китапханәдә уен» («Игротека в библиотеке») исемле өстәл уеннары турниры оештырылды.

Бүгенге көн өстәл уеннары заманча итеп төзелгән күпкырлы, уникальлекләре белән аерылып торалар. Алар уйнау өчен гади һәм уңайлы булулары белән укучылар күңелен яулыйлар. Уеннар белемнәрне тикшерергә, фикерләү сәләтен үстерергә, хәтерне яхшыртырга, уйларга өйрәтү ысулларына ия. Чарада, укучыларның бик теләп катнашуларыннан, бүгенге компьютер заманында да өстәл уеннарының популярлыгын югалтмавы аңлашылды.

«Китапханә төне»ндә турнир өстәлләре артында балалар бик теләп «Дженга», «УНО», «Твистер», «Диңгез сугышы», лото, шашка, шахмат, домино, «бродилки» уеннарын уйнадылар, 3 D пазллар җыйдылар.

Яшүсмерләргә үзләренең осталык дәрәҗәсен тикшерергә: «Монополия», «Мафия», «Илос», «Дөнья могҗизалары», «Агрополия» яраткан уеннары аша мөмкинлек булды.

Шәһәребездә иҗат итүче профессиональ дизайнер Андрей Устюжанин үзенең «Табышмак» исемле агачтан ясалган башваткычлары белән турнирда катнашучыларны таныштырып кына калмады, балалар әти-әниләре белән беррәттән узыша-узыша, шушы башваткычларны бик теләп, рәхәтләнеп җыйдылар.

Бәйрәмдә, өстәл уеннары турнирында катнашкан һәркемнең күңелендә, бу чара бик күңелле, кызыклы, мавыктыргыч булып калыр дигән өметтә калам.


Гөлүсә Фахруллина, Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсе хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев