Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллы шәһәренең 64нче прогимназиясендә Сөмбелә бәйрәме үтте

Чаллының 64нче прогимназиясендә татар халкының милли бәйрәме – Сөмбелә бәйрәме оештырылды.

15 сентябрь көнне прогимназиябездә татар халкының милли бәйрәме – Сөмбелә бәйрәме үтеп китте. Бәйрәмдә һәр класстан берәр кыз сайлап алынды, “Сөмбелә кызы” конкурсы оештырылды. Кызларның һәркайсы көз темасына карата матур образда, төрле кызыклы биремнәр һәм үзләре әзерләп килгән чыгыш буенча көч сынаштылар. Алар үзебезнең татар телендә я җыр, я бию, я шигырь әзерләгәннәр. Һәммәсенә дә номинацияләр һәм истәлекле бүләкләр бирелде.1 А сыйныфыннан Саяхова Айзилә катнашты. 
Зал матур итеп бизәлгән бәйрәмгә, шуны да әйтеп үтәсебез килә. Һәр класс  көзге икебана ясап килгән. Икебаналар буенча да конкурс нәтиҗәләре әйтеп үтеледе, дипломнар тапшырдылар. Бәйрәм бик күркәм үтте!

Чаллы шәһәре, 64 нче прогимназия, Фаррахова Гөлназ һәм Нуриева Лилия укытучылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев