Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллы шәһәре 22нче урта мәктәбенең «Өмет» тимурчылар отряды «Йөрәкләрне җылытып» дигән хәйрия акциясе уздырды

Безгә Чаллы шәһәре 22нче урта мәктәбе укучысы тимурчылар отряды активисты Халилова Ләйлә Фирнат кызы хат язган.

Хөрмәтле “Көмеш кыңгыру” газетасы редакциясе!
Сезгә Чаллы шәһәре 22 нче урта мәктәп укучысы, тимурчылар отряды активисты  Халилова Ләйлә Фирнат кызы яза. Минем сезне  мәктәпнең тимучылар отряды һәм волотёрлар тормышы турындагы  яңалыклары белән таныштырасым килә. Безнен отрядның кызыклы вакыйгасы турында сөйләп китәм.
«Өмет» отряды белән без шәһәребезнең картлар  һәм инвалидлар йортында яшәүчеләрне Өлкәннәр көне белән котларга планлаштырдык.
Безнең мәктәптә  «Көмеш яшь» исемендәге шәһәр акциясе кысаларында «Йөрәкләрне җылытып» дигән хәйрия акциясе оештырылды. Бу акциядә 1-11 сыйныф укучылары һәм әти-әниләр катнашты. Укучылар Чаллы шәһәренең картлар һәм инвалидлар йортына кирәкле әйберләрне җыйдылар.
6нчы октябрь көнне без интернатка кузгалдык. Шат күңел,  яхшы кәеф белән әби, бабайларга бүләкләр тапшырдык һәм бәйрәм белән котладык.Без аларга мондый сүзлә белән мөрәҗәгать иттек:
«Сезне Халыкара Өлкәннәр көне белән кайнар котлыйбыз! Сезгә  җан тынычлыгы, җылылык телибез! Һәр көн сезне  кайгыртучанлык, күңел күтәренкелеге белән бүләкләсен. Сезгә озын гомер, сәламәтлек һәм бәхет телибез. Сез гомерегездә шулкадәр күп эшләдегез ки, Сез хөрмәткә, муллыкка һәм иминлеккә лаек».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев