Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллы шәһәре 14нче гимназиясендә көзгә багышланган төрле бәйгеләр узды

Чаллы шәһәре 14 нче гимназиясенең “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәге әгъзасы Хәмитвәлиева Әдилә җанлы һәм күңелле гимназия тормышы турында язып җибәргән.

Быел көз бигрәк ямьле булды: бакчаларда җиләк-җимешләр дә матур булып өлгерде, кояшлы җылы көннәр дә озакка барды. Шушы матур көннәрне тагын да ямьләп, гимназиябездә көзгә багышланган төрле бәйгеләр узды.  
“Иң шәп бизәлгән сыйныф кабинеты” бәйгесендә һәр сыйныф тырышып катнашты: укучылар, шау-гөр килеп, сары яфраклар, миләш тәлгәшләре, кәрзин-кәрзин яшелчәләр белән бүлмәләрне бизәде, оста рәсем ясаучылар ишек-тәрәзәләргә көзге матурлыкны төшерделәр. Болай да матур гимназиябез тагын да ямьләнде. Башлангыч сыйныфлар арасында “Көзге әкият” кул эшләре бәйгесе игълан ителгән иде. Икенче катта бәйгегә килгән иң яхшы эшләрдән күргәзмә оештырылды. Монда әкият геройлары да, көзге урман макетлары да, төрле җәнлекләр дә, хәтта принцессалар да бар. Бу эшләрне башкарган осталарның фантазия байлыкларына исең китәрлек. Барысына да беренче урыннар бирергә була. Мәҗлесләр залында 5-8 нче сыйныф кызлары арасында “Көз сылуы”  бәйгесе 
бигрәк тә җанлы узды. Һәр сыйныфтан бер кыз сайланып, төрле сынауларга әзерләнде. Безнең 8 нче “б” сыйныфыннан җырларга яратучы, актив һәм чибәр кызыбыз Елизавета катнашты. Ул кечкенәдән үк вокалга йөри һәм төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулый. Елизавета – безнең сыныфыбызның горурлыгы. Ул бәйгедә үзенең яраткан җыры “Буги-вуги”ны җырлады, ә без аңа кушылып биедек. Бик күңелле һәм матур килеп чыкты. Бәйгедә кызлар көзге киемнәрдән дефиле күрсәттеләр. Лиза бу сынауны да яхшы үтәде. Болардан тыш бәйгедә катнашучы кызлар интеллектуаль сорауларга да җавап бирделәр. Җанатарлар исә, бик актив рәвештә, үз катнашучылары өчен көч биреп утырдылар. Безнең Лизабыз өченче урын яулады. Без моңа бик шатландык. Бәйгедән соң призга бирелгән зур торт белән бергәләп чәй эчтек. Менә шундый җанлы һәм күңелле безнең гимназия тормышы. 


Чаллы шәһәре 14 нче гимназиясенең “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәге әгъзасы Хәмитвәлиева Әдилә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев