Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Чәй эчү» биюе белән җиңү яуладык

Без — «Карусель» хореография коллективы Чаллы шәһәрендә узган XII Халыкара фестиваль-конкурста катнаштык.

Балалар һәм яшүсмерләр иҗатын үстерү бик кирәкле эш. Яңа фестивальләр һәм конкурслар безнең өчен илебезнең төрле мәйданчыкларында оештырыла. Нинди генә конкурска барсак та, безне һәрвакыт онытылмаслык зур вакыйга көтә.

11нче май көнне без — «Карусель» хореография коллективы Чаллы шәһәрендә узган XII Халыкара фестиваль-конкурста катнаштык. Конкурсның оештыручысы — DARFEST Халыкара фестиваль хәрәкәте. Без конкурска укытучыбыз Зәкиева Рәсимә Зәкәрия кызы белән «Чәй эчү» биюен әзерләдек һәм I дәрәҗә лауреат Дипломы белән бүләкләндек.

Әти-әниләребез, укытучыбыз һәм конкурсны оештыручылар безгә үзебезне күрсәтә алырлык бәйрәм бүләк иттеләр.

Вәҗетдинова Эвелина, Тукай районы «Кече Шилнә урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 2 «Б» класс укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев