Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Буревестник» яшүсмерләр клубында «Шаяннар һәм тапкырлар» турниры үтте

«Буревестник» яшүсмерләр клубында балалар «Шаяннар һәм тапкырлар» турнирында  көч сынаштылар. 8нче балалар китапханәсе белән берлектә оештырылган кичәгә балалар зур әзерлек белән килгән иделәр.

Чарада катнашучылар командаларга бүленеп, барысы да белем юлына киттеләр, анда һәр команда үзен чын эрудитлар булуын күрсәтте.

«Белем хәзинәләре» конкурсы барышында балалар укылган өзек буенча авторны билгели алдылар, әдәби кроссворд чиштеләр, китап викторинасында дөрес җаваплар сайладылар.

Ә «Фантазерлар» иҗади конкурсы аларга үзләренең талантларын, шөгыльләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Чара кунаклары укымышлы булуларын, күзаллауларын, игътибарлылык һәм зирәклек күрсәттеләр. Хәзерге дөньяда компьютер һәм Интернет белән генә чикләнмичә, актив укучы булу да бик мөһим. 


Наилә Асанова, Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев