Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бу малайлар беркайда да, беркайчан да сынатмаслар!

Раяз да, Альмир гаиләдә беренче бала, икесе дә әти-әнисенең ныклы терәге, әби-бабайларының булышчылары.

Шигырь яратучы малай

Без сезгә бер шигырь яратучы малай турында язарга булдык әле. Бәлки арагызда бу матур малайны инде танучылар да булыр.

Альмир Теләче районы Олы Мишә урта гомумбелем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә төркеменә йөри. Ул шигырьләрне оста, сәнгатьле сөйләве белән үзенә җәлеп итә. Быел ул мәктәпнең әзерлек төркеменә йөрде. Күпсанлы бәйгеләрдә уңышлы гына чыгыш ясап, күпләрне шаккатырды дип әйтергә була.

Кечкенәдән үк Муса Җәлил укулары, Г. Тукай иҗатына багышланган әдәби бәйрәмнәрдә катнашып килде. 2019 елда «Көмеш кыңгырау» һәм «Шаян ТВ» сине эзли» бәйгесендә дә диплом белән бүләкләнгән иде.

Быелгы уку елында Альмирга районның иң оста шигырь укучылары белән беррәттән сәхнәдә берничә тапкыр чыгыш ясарга туры килде. «Тик сау булса гына туган телең, син үзең бар һәм бар синең илең дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәдә катнашып, тамашачылар күңелен яулады.

Малай елдан-ел остара бара. Март аенда Альмир «Язык — душа народа» Бөтенроссия дистанцион нәфис сүз бәйгесендә катнашты. Бәйгенең максаты — туган якка мәхәббәт тәрбияләү, шигырьләр укыганда сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү, туган телдә иң яхшы шигырь укучыларны ачыклау иде. Альмир мәктәпкәчә балалар арасында «Декламация» (сәнгатьле сөйләм) номинациясендә III дәрәҗә дипломга лаек булды.

Альмирның хыялы — тизрәк мәктәпкә укырга керү. Анда яхшы билгеләргә генә уку. Ул инде укый, егерме эчендә күңелдән куша-ала. Гомумән, ул һәрьяклап сәләтле бала. Без аңа алга таба да иҗади һәм укуында уңышлар теләп калабыз. 

Көрәшче малай
Бу яшьтә кем көрәшче булсын диярсез. Әйе, әйе, Раяз мәктәпкәчә яшьтәгеләр арасында үз авырлыгында көрәшеп призлы урыннар яулап килә. Иң беренче тапкыр биш яшендә авыл Сабантуенда малайлар белән көч сынашып карый малай.

Беренче күнекмәләрне үзе дә көрәш белән мавыккан әтисе Дамирдан ала ул. Бүгенге көндә Раяз мәктәптәге көрәш түгәрәгенә йөри. Тренер Искәндәр абыйсы малайны көрәш серләренә өйрәтә. Аның бүгенге көндә сөенерлек уңышлары да бар.

Кечкенә булса да Раяз кебекләр турында «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дияргә яраталар. Көзгә мәктәпкә укырга керүче Раяз барысын да булдыра — иҗекләп укый, йөзгә кадәр саный белә, матур итеп җырлый. Төрле бәйгеләрдә катнашып алган мактау кәгазьләре дә шактый.

Кыскасы, барысына да өлгерә. Раяз да дусты Альмир кебек ике ел рәттән районкүләм үткәрелә торган «Нәни энҗеләр» бәйгесендә катнашып, «Уңган малай» номинациясендә җиңүче булды.

Алар бер эштән дә куркып тормыйлар. Икесе дә районкүләм үткәрелгән «WoridSkills (BadySkills) Tuliashi» ярышларында беренче тапкыр катнашып, чирканчык алдылар. Малайларның берсе пешекче буларак, икенчесе декоратив сәнгать буенча осталыгын сынап карады.

Раяз да, Альмир гаиләдә беренче бала, икесе дә әти-әнисенең ныклы терәге, әби-бабайларының булышчылары. Без аларга укуларында уңышлар теләп калабыз. Ышанабыз, бу малайлар беркайда да, беркайчан да сынатмаслар!

Д. Миннебаева, Теләче районы Олы Мишә гомумбелем бирү мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев