Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Бөркетләр» без!

Бер көнне сыйныф сәгатендә «Цветик-семицветик» әкиятен карадык. Шуннан соң укытучыбыз безне берничә төркемгә бүлде.

Күптән түгел безне «Россия бөркетләре» сафына кабул иттеләр һәм махсус түштамгалар да тактылар. Без моңа чиксез шат. Безне, «бөркетләр»не, сыйныф җитәкчебез Хаматова Ләйсәния Бариевна бергә булырга, игелекле гамәлләр кылырга өйрәтә. 

Бер көнне сыйныф сәгатендә «Цветик-семицветик» әкиятен карадык. Шуннан соң укытучыбыз безне берничә төркемгә бүлде. Һәр төркем таҗлары алына торган зур чәчәк ясады, көн саен hәрберебез яхшылык эшләгәне өчен шул чәчәкнең берәр таҗына лаек булды.

Кемдер кошлар өчен җимлек ясады, кемдер мохтаҗларга булышты. Кемдер өлкән әби-бабайларының ишегалдында кар көрәде. Ә бер сыйныфташыбыз махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрер өчен гуманитар ярдәм тапшырды.

Аны волонтер, шагыйрь Рүзәл Минһаҗев хәрбиләргә илтеп бирәчәк. Шул рәвешле, без берләштек. Әле алдагы көннәрдә дә бу изге эшләрне дәвам итәргә уйлыйбыз.

Рамина Фазылова, Чаллы шәһәре, Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия, 3А сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев