Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Большая Перемена»да яңа йолдызлар кабынды

«Большая Перемена» — мөмкинлекләр мохите. Һәм ул мөмкинлекләр — синең кулыңда!» дип яза әлеге конкурста катнашкан Рәйсә Абдуллина.

27-30 октябрь көннәрендә Кырымда Халыкара "Артек" базасында Россиякүләм иң киң таралган "Большая Перемена" конкурсының финалы узды. Әлеге конкурста барлыгы дүрт миллионнан артык мәктәп укучысы һәм урта һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары катнашты.

Әмма алар арасыннан иң сәләтле, креатив, тырыш, лидер булырлыклары – бары тик 1550се генә финалга, Артекка җыелдылар.

 

"Көндәлектән"

27 октябрь

Бүген, ниһаять, "Большая Перемена" конкурсының финалы ачык дип игълан ителде! Барлык катнашучыларны да зур актлар залында җыйдылар, һәм күптәннән көтеп алган ачылу тантасын башлап та җибәрделәр.

Сихри тылсымлы музыка тәэсиреннән айнып та өлгермисең, сәхнәдә инде ялкынлы бию. Ә берничә минуттан инде син тылсымлы җыр дулкынында йөзәсең. "Таврида.Арт" фестивалендә катнашкан, сайлау кастингын узган иң иҗади, иң сәләтле яшь йолдызлар сәхнәдә күбәләктәй очып кунып  кына торалар. Ә меңләгән янып торучы күзләр тын да алмыйча бу сихри матурлыкны күзәтәләр. Гүзәл күренеш, сүз дә юк! Җитмәсә, финалның ачылышы белән безне «Артек» лагеренең директоры Федоренко Константин Альбертович та котлады, уңышлар теләде!

Мавыктыргыч концерттан соң исә безне тәмле пирог белән чәй һәм җылы "шәмчек" уены көтә иде.

 

28 октябрь

Уууф, иртә торасы тагын, җитмәсә җитмеш чакрым ераклыкта булган Хогвартс мәктәбенең әллә нинди җирендә бер дә белмәгән яшьтәшләрең белән кейс чишәсе, проект төзисе... Шундый бик ук күңелле булмаган уйлар белән иртәнге аштан соң без җыйнаулашып мәктәпкә юнәлдек.

Әмма анда безне якты йөз белән каршы алдылар, җитмәсә һәрберебезне үз аудиториясенә озатып та куйдылар.

Мин 116 командада да идем. Безнең команда тоташ кызлардан торгач,  үзебезне шаяртып "Women moment"  дип исемләдек. Командабызга Россиянең төрле почмакларыннан килгән бик тырыш, иҗади, сәләтле кызлар җыйналган иде. Чаллы шәһәреннән Мәликә, Дагестан Республикасыннан Ульяна, Ханты-Манси округыннан Алия, Пермь өлкәсеннән Амелия һәм Ростов шәһәреннән София. Без тиз танышып, уртак тел табыштык.

Аннан соң инде безгә биремнәрне тәкъдим иттеләр. Безгә "Мәктәптә ничек идеаль атмосфера тудырырга һәм кимчелексез укыту системасы нидән гыйбарәт булырга тиеш" дигән темага проект яклыйсы иде.

Биремнәрне уңышлы эшләп чыгып, без бик сыйфатлы мәктәп моделе төзедек. Аннан соң, арып-талып дигәндәй, тәмле көндезге ашка юнәлдек.

 

29 октябрь

Иртә таңнан торып, кызлар белән очраштык та проектыбызны яклаганда кемнең нәрсә сөйләвен бүлдек. Кат-кат репетицияләр үткәрдек. Аннан соң, кабатлап шомарткач кына, тынычлап, иртәнге ашка керештек. Тамак ялгап алганнан соң без янә мәктәп бинасына юнәлдек. 

Киң, якты аудитория. Җитди костюм кигән ике апа һәм бер мыеклы абый күзлек астыннан гына сөзеп безне күзәтәләр иде. Әзрәк каушап та киттем, дөресен әйткәндә! Әмма үземне тиз кулга алдым. Командабыз белән ялт итеп сорауларга җавап биргәч, проектыбызны яклагач, тәмле көндез аштан соң безне зууур сюрприз көтә иде!

Безнең өчен "Большая Перемена" оешмасы махсус шәһәрчек төзегән икән! Кызыклы уеннар, тәм-томнар, матур бүләкләр... Сабантуйда булып кайттың диярлек менә! Рәхәтләнеп күңел ачып, ял итеп кайттык!

 

30 октябрь

Бүген җиңүчеләрнең исемлеге билгеле булачак. 300 8-9 сыйныф укучысына  ике йөз мең күләмендә, ә 300 11 сыйныф укучысына  бер миллион күләмендә акча биреләчәк. Дулкынланмыйча була ди мени!

Әмма миңа  призер исеме һәм Россиякүләм "Больше чем путешествие" сәяхәтенә юллама бирелде. Башта бик борчылдым, җанымны корт кимергән төсле булды. Әмма соңыннан аңладым: тормышның  миңа зуррак бүләк ясыйсы килә, җитмәсә киләсе ел да бар! Тәҗрибә туплыйсы, өйрәнәсе, эшлисе күп әле дигән сүз бу. 

Әле безне кич белән Россиякүләм "Большая Перемена" конкурсының ябылу тантанасы көтә иде! "Артек-Арена" сәхнәсендә җыр-бию тынмады, ихлас елмаюлар ерактан ук балкыды, көлү тавышы тирә-юньне яңгыратты.

Иң соңыннан Россиянең танылган артисты Олег Газманов чыгыш ясады.

Аның шуклыгына, көчле һәм моңлы тавышына сокланмаган кеше калмагандыр, мөгаен.

Ә ябылу тантасын исә "Большая Перемена" оешмасының генераль директоры Наталья Мандрованың сүзләре тәмамлады.

Бу кич искиткеч узды. Үзем җиңмәсәм дә, мин җиңү яулаган дусларым өчен ихластан сөендем, ялкынлы номерлар карап күңел ачтым. Бу бәхет булмыйча ни булсын инде!

Дустым, нәтиҗә итеп шуны әйтәсем килә: "Большая Перемена" конкурсыны яңа йолдызлар кабызды.  Һәм тиздән син әлеге нәни, әмма якты йолдызларның утының барлык илебезне яктыртуын күрерсең. Әлеге конкурс — мөмкинлекләр мохите. Һәм ул мөмкинлекләр — синең кулыңда!

Рәйсә Абдуллина.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев