Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Болгарга кунакка килегез!

Яллар вакытында кая барырга белмисезме?Спас районы Болгар шәһәренә сәяхәткә рәхим итегез!

Яллар вакытында кая барырга белмисезме? Гаиләгез белән сәяхәткә барасыгыз киләме? Өйдә утыру бу хәлдән чыгу юлы түгел ул. Мин сезне Спас районы Болгар шәһәренә сәяхәткә чакырам! 

Безнең Болгар иленең  тарихы   IX—X гасырлардан ук башлана. Идел елгасы янында урнашканга күрә, анда сәүдәгәрлек эше үсеш алган була. Ә 1552 елда Казан ханлыгының таркалуыннан соң  Болгар шәһәре Россия 
өлешенә керә.
Ә хәзерге көндә Болгарда бик күп искиткеч урыннар бар: Ак мәчет, Корьән музее, Габдерахман коесы, Хан сарае һ.б. Минем сезне Ак мәчет белән таныштырасым килә. Ак мәчет 2012 елда ачыла. Мәчет ак мрамордан ясалган:анын төсе тынычлыкны һәм чисталыкны аңлата. Мәчеттән тыш, биредә шәкертләргә белем бирүче уку йорты урнашкан. Мәчетнең манаралары 46,5 м кадәр җитә. Намаз бүлмәсендә диаметры белән 25 метрлы зур люстра урнаштырылган.Ул Кол Шәриф мәчетенә үзенең кайбер өлешләре белән охшап та китә, әмма Кол Шәриф 
мәчетеннәң беразга кечерәк. Шулай ук мәчеттә кызыклы экскурсияләр үткәрелә.  Мәчет дин тотучылар өчен дә, ислам белән бәйле булмаган башка кешеләр өчен дә ачык.Мәчеткә керү бөтенләй бушлай, теләк кенә таләп ителә.
Һәр ел саен меңләгән туристлар төрле яклардан Болгарга Ак мәчетне күрергә киләләр. Сез дә бу мөмкинлекне калдырмагыз. Болгар сезне көтеп кала! 
Алинә Минхатыпова, Спас районы Иске Рәҗәп авылы, 10нчы сыйныф укучысы.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев