Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Болгар-Туган Тел» берләштерде!

Онытылмас хатирәләр, яңа дуслар, һәм, иң мөһиме, туган телемә тагын да тирәнрәк мәхәббәт бүләк итүең өчен мең рәхмәт, «Болгар-Туган Тел»!

«Минем рухым — Идел җилләре, 
хыялларым — юктыр чикләре, 
Ишетәмен: туган җирем мине юксына...», — бу юллар «Болгар-Туган Тел» җырыннан.

Әлеге смена һәм анда татар теленә ничек нәзакәтле караулары хакында әзрәк соңрак сөйләп китәчәкмен, башта «Сәләт» лагере хакында әйтеп узыйм.

«Сәләт» миңа Артекка караганда да якынрак, «Сәләт»кә барсам, өйгә кайткан шикелле булам мин, валлаһи менә. Монда чын милли, татар мохите, хәтта Биләр җирендә музыка да татарча гына яңгырый.

Әдип Әлмиргә, Айгөл апа Габрахмановага шулкадәр искитмәле, милли рухы көчле булган лагерь оештырулары өчен рәхмәтем чиксез. 

Исеме дә кычкырып тора бит — «Болгар-Туган Тел»! Туган тел... Әйе, биредә яшүсмерләр чын мәгънәсендә милли мохиткә, тылсымлы татар теле дөньясына чумдылар, туган тел энҗеләрен чүпләделәр. 

Милли биюләрдән торган Dance Battle, татарча «Что, Где, Когда?» интеллектуаль уены, һәр көнне узган туган тел серләрен тирәнтенрәк аңларга булышучы мастер-класслар һәм башка бик күп онытылмаслык чаралар узды монда.

Һәркайсы хакында тәфсилләп сөйләп тормыйм — нәтиҗә итеп шуны әйтәсем килә: «Болгар-Туган Тел» аланы яшьләргә, балаларга кызыклы рәвештә татар телен камил өйрәнүдә, һәм, иң мөһиме, яратуда иң төп булышчы.
Онытылмас хатирәләр, яңа дуслар, һәм, иң мөһиме, туган телемә тагын да тирәнрәк мәхәббәт бүләк итүең өчен мең рәхмәт, «Болгар-Туган Тел»!

Рәйсә Абдуллина.

Фото https://vk.com/selet.bolgar_tugantel

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев