Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

“Болгар-дозор” квест уенында катнаштык

Ел саен 26нчы апрель көнне безнең район үзәгендә “Болгар-дозор” квест уены үткәрелә.

26нчы апрель көнне Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм көнен без бик шатланып көтеп алабыз. Аның сәбәбе дә бар, чөнки бу көнне безнең район үзәгендә “Болгар-дозор” квест уены үткәрелә.

 

Дүрт ел рәттән безнең Спас районында Габдулла Тукайның туган көненә һәм туган тел айлыгына багышлап, “Болгар-дозор” квест уены  үткәрелеп бара. Безнең мәктәп укучылары да бу квест уенында һәрдаим катнашып киләләр.

Быел квест уены Болгар шәһәренең “Изге Болгар” музей-тыюлыгында үткәрелде. Барлыгы уен барышында 10 станция бар иде. Һәрбер станциядә интеллектуаль һәм иҗади биремнәр бирелде.

 

Интеллектуаль биремнәрдә безгә Габдулла Тукай иҗаты турында сорауларга җавап табасы булды.

 

Иҗади биремнәрдә безгә Изге Болгар җирендә булган кайбер биналар белән фотога төшәргә,  хәтта Татарстанда яшәгән бер милләтнең җыры белән биюен дә башкарырга туры килде. Безнең команда тиз арада чуваш телендә җыр һәм бию өйрәнеп,  чыгыш ясадык.  

 

Шулай ук Габдулла Тукайның әсәренә инсценировка да төшерергә кирәк булды. Уенның финиш этабында безгә  “Сәлам, шәһри Болгар” флешмобын биергә туры килде. Квест уенының барлык станцияләре дә ачык һавада үткәрелде. Без үтәгән барлык биремнәрне дә онлайн рәвештә кураторларга җибәрә бардык, чөнки иҗади биремнәрне безгә Изге Болгар музей-тыюлыгының төрле урыннарында үтәргә туры килде.

 

Барлык станцияләрне дә үткәч, командаларны бүләкләү тантанасы булып узды. Безнең “Кызлар-йолдызлар” командасы 2нче урынны яулады. Барлык командалар да Болгар шәһәренең “Дулкын” бассейнына  сертификат белән буләкләнделәр.

 

Мин бу квест уенында икенче ел рәттән катнашып киләм һәм ул миңа бик ошый. Минемчә, мондый төрдәге квест уеннары татар телен үстерүгә, аны яратуга этәргеч биреп тора. Сезнең дә теләгегез булса, безнең “Болгар-дозор” квест уенына рәхим итегез. Һәрдаим 26нчы апрель көнне бу уен безнең Болгар музей-тыюлыгында уздырыла.

Минхатыпова Алинә, Спас районы Иске Рәҗәп урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев