Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Блокаданың төзәлмәс ярасы»

Чаллының 8нче балалар филиал-китапханәсе укучылар өчен «Блокаданың төзәлмәс ярасы» темасына хәтер сәгате үткәрде һәм «Блокадалы икмәк» акциясенә кушылды.

Ленинград блокадасы — куркыныч һәм авыр чор. Тарихта онытылмаслык эз калдырган ул. 
Шәһәрнең камалыштан азат ителүенә 80 ел тулу уңаеннан Чаллының 8нче балалар филиал-китапханәсе укучылар өчен «Блокаданың төзәлмәс ярасы» темасына хәтер сәгате үткәрде һәм «Блокадалы икмәк» акциясенә кушылды. 

Чара «Буйсындырылмаган Ленинград» күргәзмәсен караудан башланды. Анда ул еллардагы вакыйгалар, шәһәрне саклаучылар, «Тормыш юлы» турында әсәрләр, шулай ук блокада ачысын татыган шаһитларның истәлекләре тәкъдим ителде. 

Балалар Сергей Алексеевның «Буханка» («Икмәк») һәм «Публичная библиотека» («Иҗтимагый китапханә») исемле хикәяләрен тетрәнеп тыңладылар. 

Икмәк кадере, ипи карточкалары, икмәк бирү нормасы турында белделәр. Күргәзмәгә акциянең символы — 125 грамм авырлыктагы ипи кисәкләре куелды. Бу — Ленинград блокадасында һәр кеше өчен билгеләнгән көндәлек норма. Нәкъ менә шушы икмәк кисәге тормышны үлемнән аерып торган. 

Чара ахырында блокадада һәлак булган ленинградлыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Лилия Зотова, Чаллы шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев