Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Блокада истәлекләре

Блокада авырлыкларын үз күзләре белән күргән Валентина Федоровна янында булдык.

Сәлам, «Көмеш кыңгырау»! Сиңа бик мөһим вакыйга турында сөйлисем килде әле. Мәктәбебездә «Надежда» дигән тимурчылар отряды бар. Мин дә аның актив вәкиле. «Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне» кысаларында без Блокададага эләккән, андагы мәшхәрне үз күзләре белән күргән Седина Валентина Фёдоровна янына бардык. Без аның өчен матур-матур шигырьләр ятладык, һәм барысын да сәнгатьле итеп сөйләдек. Валентина Фёдоровна ул куркыныч еллар турында бик күп истәлекләре белән бүлеште. Бигрәк авыр булган инде аларга. Шулай ук аның гаилә альбомын да карадык. Безнең сорауларыбыз күп иде. Валентина Федоровнаның сөйләвен без бервакытта да онытмасбыз дип уйлым. Күкләребез гел аяз булсын. 

Ләйлә Хәлилова, Чаллы шәһәре, 22нче мәктәп, 7В сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев