Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Блогерлар кунакка килде

Гыйнвар азагында безнең лицейга бик зур һәм күптән көтелгән кунаклар килде.

Гыйнвар азагында безнең лицейга бик зур һәм күптән көтелгән кунаклар килде. Болар ‒ төрле телләрдә сөйләшүче блогерлар. Әлеге чара «Ялкын» журналының 100 еллык юбилее уңаеннан оештырылды. Блогерлар арасында Илнар Идрисов, Олеся Дмитриева, Ксения Романова һәм "Ялкын"ның баш мөхәррире Илназ Фазуллин бар иде.

Чара бик кызыклы үтте, укучыларга блог алып бару буенча төрле кызыклы мәгълүматлар бирелде. Шулай ук кунаклар блогер һөнәре өчен ниләр кирәк, блогер булып күпме акча эшләргә була кебек сорауларга да җавап бирделәр. Әле без автограф алу һәм истәлекле фотога төшү бәхетенә дә ирештек.

Зөфәр Мөхәмәтдинов,
Г.Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатның
6нчы А сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев