Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әбием дә минем кебек математиканы яраткан

Әбием! Бу сүзне әйтүгә үк, иңнәремдә әбием кулларының җылысын тоям кебек.

Ул кунакка килсә, өйдә – бәйрәм. Иң башта, без сеңлем белән әбиемнең ике ягына утырып, аның сумка бушатканын карыйбыз.   Ә анда ниләр генә юк, төпсез диярсең. Төрле тәм-томнар да, җылы носкилар да...  Аннары инде бергә утырышып күчтәнәчләр белән тәмләп чәй эчәбез. Хәтта чәйнең дә тәме икенче төрле була ул вакытта. Без, бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә, әбиебезгә яңалыкларыбызны сөйлибез, әбигә сүз әйтергә дә ирек бирмибез.

Әбиемнең исеме – Анастасия Герасимовна. Ул гомер буе баш хисапчы булып эшләгән. Хәзер лаеклы ялда булса да, әле һаман хезмәт юлын дәвам итә. Мин дә, авылга әбиемә кунакка кайтканда, аңа ияреп эшенә барам. Ул минем кебек, математика фәнен бик яраткан. Әле хәзер дә миңа математикадан өй эшләрен эшләргә булыша, аңламаган урыннарын аңлатып җибәрә. Миңа аның янында бик рәхәт, әбием янына кайтам дип, ял көннәрен көтеп алам.

Ул да безне бик көтә. Кай арада өлгерә, без кайтуга өстәл тәмле таба ашлары белән тулган, мунча ягылган, ә әбиемнең бит очлары матур итеп алсуланган була. Бер атна гына кайтмыйча калсам да, ул инде юксына башлый. Без аның белән телефоннан бер-беребезнең хәлләрен белешеп торабыз.

Әбием тәрәз төпләрендә матур гөлләр, җәен бакчада төрле җиләк-җимеш, яшелчә үстерә. Ишек алды тутырып тавык-чеби, казлар йөри. Каян барысына да җитешә? Безне дә хезмәт белән тәрбияли. Мин җәйге ялымда әбигә кунакка кайткач, аңа булышырга тырышам: маллар карашам, печән җыям. Ул минем кечкенә генә ярдәмем өчен дә чын күңеленнән сөенә, миңа рәхмәтләр укый. Әби янындагы ял ул – иң күңелле, иң рәхәт ял. Миңа бик авыр әбием яныннан китүе, китүгә үк аны сагына башлыйм.

Данияр Хуҗин, Чаллы шәһәре, 79нчы лицей-интернат. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев