Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«БиблиоДети» — китап яратучы балалаларны берләштерә

Чаллының 8нче балалар китапханәсендә 1988 елдан бирле «БиблиоДети» дигән клуб эшләгәнен белә идегезме?

Чаллыынң 8нче балалар китапханәсендә «БиблиоДети» дигән клуб эшләгәнен белә идегезме?

«Китапта кунакта» ял көне клубы 1988 елда үзәк шәһәр китапханәсенең 8нче филиалында оештырыла, 2022 елдан аның исеме «БиблиоДети» дип үзгәртелә.

Китапханәдә 36 ел дәвамында шундый клуб булуы гаҗәеп. Әлеге клуб — балалар өчен аралашу, белемнәр уртаклашу, кызыклы чараларда катнашу һәм үзләренең иҗат сәләтләрен үстерү мөмкинлеге.

Клуб эшчәнлеге кысаларында даими очрашулар балаларга аралашу даирәсен киңәйтүгә, яңа китаплар, авторлар белән танышырга, шулай ук укырга һәм әдәбиятка мәхәббәтне үстерүгә ярдәм итә.

Китапханәдә әдәби кичәләр, язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашулар, актуаль мәдәни темалар турында фикер алышулар һәм иҗади мастер-класслар уза.

Балалар клубта үткән чараларга бик яратып йөриләр. Китапханә алар өчен китаплар алу урыны генә түгел, ә чын мәдәни тормыш һәм рухи үсеш үзәге дә.

Без әлеге клуб тагын да озак еллар үз эшен дәвам итәр һәм катнашучыларын шатландырыр дип ышанабыз.

Наилә Асанова, Чаллы шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев