Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Безнең Зәринә – иң зирәге!

54нче гимназиянең 5А сыйныфы укучысы Зәринә Нургалиева «Татар кызы– 2023» бәйгесендә «Иң зирәк кыз» дигән номинациядә җиңеп чыкты.

Чаллыдагы «Эврика» мәдәният йортында 5-8 сыйныфлар арасында «Татар кызы– 2023» бәйгесенең финалы узды. Анда 11 кыз төрле остаханәләрдә көч сынаштылар. Токмач та кистәлер, чигеп тә күрсәттеләр, биеделәр, җырладылар, татар халкының тарихы буенча әңгәмәләрдә катнаштылар. Безнең мәктәп кызы да бар иде шушы һөнәрләрне күрсәтеп финалга чыгучылар арасында. 5А сыйныфы укучысы Зәринә Нургалиева «Иң зирәк кыз» дигән номинациядә җиңеп чыкты. Аны бәйгегә татар теле укытучысы Ләйлә апа Сәмигуллина әзерләгән иде.

– Зәринә, сиңа конкурста катнашу ошадымы? – дип сорадым мин аннан.

– Ошады!

– Нәрсәләр аеруча истә калды?

– Токмач кисүдер, мөгаен. Мин монда үземне төрле яклап сынап карадым инде. Яңа дуслар да таптым.

– Уңышлар телим сиңа, Зәринә!

Айзилә Шәфикова, Чаллы шәһәре, 54 гимназия, 5нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев