Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Безнең Шампиньон

Гаиләбездә аны барыбыз да яратабыз. Шампиньонсыз бик күңелсез булыр иде безгә.

Җәй көне келәттә тычканнар күренә башлагач, әтием песи кирәклеге турында әйтте. Кешеләрдән дә сораштырып карадык, берәүдә дә юк. Бәләкәй абыем социаль челтәрдән бер апаның белдерүен күргән. Бар икән бит песи балалары! Беркөнне ул кечкенә генә песи баласы алып та кайтты. Ул шундый матур, йомшак, бер йодрык кебек кенә. Песи баласы безгә бик тиз ияләште. Ишек төбендә торган әтиемнең җылы эчле итеген үз итте ул. Аудара да, башын гына күрсәтеп кереп йоклый шунда!

Әнием сыер саварга әзерләнеп, чиләкләрен әзерли башлагач, и тотына инде кыланырга! Я каршына йөгереп килә, я үрмәләп багана башына менеп китә, я тырнакларын батырып коймага үрмәли. Лапаска кадәр шулай уйнаклап бара. Әниемнең сыер савып бетергәнен көтеп тора. Аннан соң, үзе бик зур эш башкаргандай ишек төбенә килә.

Ә исемне Шампиньон дип куйдым. Гөмбә үскән кебек бик тиз үсеп китте ул. Тычканнарга да көн бетте. Эләктереп тә ала, уйната да башлый. Салкында ишегалдына чыккач, койрыкларын кабартып күтәрә, йоннарын да күпертә. Карап торсаң, бик кызык инде.

Әтием яратып «Шампи» дип йөртә аны. Борылып карый, йөгереп килә. Гаиләбездә аны барыбыз да яратабыз. Шампиньонсыз бик күңелсез булыр иде безгә. Ул — шук, шаян иптәш.

Зәлия Миргалимова, 7 нче сыйныф Актаныш районы, Теләкәй мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев