Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Безнең мәктәптә математика атналыгы узды

Төрле фәннәргә багышланган атналыклар бездә еш үтә.

Мин сезгә бер яңалык җиткерергә телим. Күптән түгел безнең мәктәптә математика атналыгы узды. Андый төрле фәннәргә багышланган атналыклар бездә еш үтә. Ләкин аларның барысыннан да ныграк ошаганы математика атналыгы булды. Һәр көнне төрле сыйныфлар өчен кызыклы уеннар, чаралар үткәрелде.

Дүшәмбе алтынчы сыйныфлар өчен «Син математика тарихын беләсеңме?» дип аталган викторина уздырылды. Бу вакытта башкалар мәктәп буйлап эленгән математик мәзәкләр белән таныша алдылар.

Сишэмбе 4 дәрестән соң кызыклы уеннар булды. Аннары 5нче сыйныфлар өчен квест-уен, ә 8нче сыйныфлар өчен программалаштыру буенча мастер-класс hәм ярыш үтте.

Чәршәмбе 7нче сыйныфлар «Ин акыллы» дигән баттл-викторинада катнаштылар. Һәм hәр сыйныф өчен «Булдыра алсаң, чиш" дигән бәйге оештырылды.

Пәнҗешәмбе «Мин – талант» конкурсы булды, анда hәр сыйныф төрле номинацияләрдә көчләрен сынадылар. Мин дә читтә калмадым, математикага багышланган шигырь яздым.
Шулай ук 8нче сыйныфлар өчен викторина узды. Җомга барлык сыйныфлар өчен уеннар булды. Ә инде шимбә математика атналыгына нәтиҗә ясадылар. Һәм, ниhаять, минем шигырем 1нче урын алды. Җиңүчеләргә дипломнар hәм сертификатлар бирделәр. Мин математика дәресеннән өстәмә бишле алырга мөмкинлек бирүче сертификатка ия булдым. Шулай итеп, күз ачып йомганчы бу атна узып та китте.


Азилә Сираҗиева, Адымнар–Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев