Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Безнең мәктәптә «Беренче театр» булды

Галиәсгар Камалның бер пәрдәле комедиясен 7нче Е сыйныфы укучылары күрсәтте.

Безнең мәктәптә «Беренче театр» булды. Галиәсгар Камалның бер 
пәрдәле комедиясен без – 7нче Е сыйныфы укучылары күрсәттек. Актлар 
залы укучылар һәм укытучылар белән тулды. Сәхнәгә чыгар алдыннан без 
бик дулкынландык. Шуңа да карамастан, һәрберебезнең күңелен 
җаваплылык хисе биләп алган иде: артистлар буларак беренче чыгышта 
ничек тә сынатмаска кирәк. 
Иң беренче сәхнәгә, бөтен батырлыгын җыеп, Айзат Сәлимов чыкты. 
Вәли ролендә аңа бик күп сөйләргә кирәк иде. Ул шунда ук тамашачының 
күңелен җәлеп итте. Биби булып уйнаучы Самира Габитова да бик оста үз 
роленә керде. Артистларча чыгыш ясаучы Айзат белән Самира янында мин 
дә сынатмаска тиеш идем. Гафифә образын укытучыбыз миңа дөрес сайлаган 
дип уйлыйм. Сыйныфташым Ләйсән Нугаева да Факиһә ролен кызыклы итеп 
башкарды. «Әнисе ачуланмасын дип курыккан» Хәбибрахман ролен Азат 
Әхмәтшин чын куркакларча уйнады. «Мыеклары кызларның калфак чугына 
ярарлык» Фатих ролендә Артём Семёнов зур осталык күрсәтте. Бөтен гаилә 
әгьзаларының театрга китүен белүдән ярсыган Хәмзә бай ролендә сәхнәгә 
чыккан Булат Хәсәновны тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. 
Алсу Мөхәммәтҗанова, «Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү
 комплексының 7нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев