Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Безнең Казанга сәяхәтебез

Актаныш гомуми урта белем бирү мәктәбенең театр коллективы Гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» II Республика фестивалендә җиңү яулаган.

Ул көнне гадәттәгедән иртә уяндым. Күңелдә ниндидер дулкынлану хисе. Әни торганчы чәйләрне куйдым да, сеңелем Ясминә белән театр сүзләрен кабатладык. Әнием дә матур теләкләр теләп безгә кушылды. Бүген, Казанга барып, Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында конкурсның зона турында катнашасыбызны уйлап, ни ашаганымны да белмәдем. Миңа үзем уйнаган роль бик җиңел бирелде бирелүен. Чөнки, сеңелем Ясминә белән көн дә шаярышып торабыз. Спектакльнең беренче күренешләре гел шаяру, үчекләү белән үрелеп бара. Тик, икенче өлешендә әтине өлешчә мобилизация белән озату күренеше миңа авыррак бирелде. Ярый әле чын әтием өйдә дип, күңелемнән сөендем. Атна буе мәктәбебезгә гаилә белән спектакльне кабатларга йөрдек. Өч гаилә бергә тупланып, бер йодрык булдык. Өч гаиләнең әти-әниләре дуслашып беттеләр. Һәр гаиләдән икешәр бала катнашты. Менә рәхәт мизгелләр шул вакытта булган икән бит. Ә бүген исә, җаваплы көн.

Казанга автобуска утырып киттек. Юл көлешеп, җырлап баргач, сизелми дә үтте. Ниһаять, без Тинчурин театрында. Казанга күп тапкырлар барганым булса да, Тинчурин театрына беренче керүем иде. Зур заллар, түшәмдә матур люстралар...Күзем стенадагы артист абый-апаларга төште. Араларында таныш йөзне күргәч, күңелемә ниндидер җылылык йөгерде. Актаныш «Бүләк» аланында җәйге ял вакытында эшләп китүче Салават абыйның да фотосы да стенадан елмаеп миңа карап тора. Әйтерсең лә, ул гадәттәгечә «Актаныш рулит!» дия кебек иде.

Безнең чират җитү белән, сәхнәгә аяк бастык. Гаилә театры бергә тупланып, М.Р.Аграпованың «Саубуллашу җыры» исемле спектаклебен жюрига тәкъдим иттек. Жюрида утыручыларның күзләре яшь белән тулуын күргәч, сөендем, димәк, безнең уйнау аларның күңеленә үтеп кергән! Әсәрнең эчтәлеге, чынлап та, уйланырлык иде шул…

Нәтиҗәләрне берничә көннән генә әйтәчәкләрен белгәч, яраткан туган ягыбыз – Актанышка кузгалдык. Әйтерсең, табигать тә безнең спектакльне караган, тәрәзәгә елап эре-эре тамчылар төште…

Ниһаять, Казан якларыннан хәбәр килеп төште. Актаныш гомуми урта белем бирү мәктәбенең театр коллективы Гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» II Республика фестивалендә җиңү яулаган. 70 театр арасыннан сайлап алуларына мин чын күңелдән горурландым. Киләчәктә дә шундый матур бәйгеләрне күбрәк оештырып бөтен Татарстан балаларын таныштырып дуслаштырсыннар иде!

Гимадиев Булат Айрат улы, Актанышның 1нче урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев