Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Безнең йолдызлар

Актаныш районы Теләкәй мәктәбе укучысы Миргалимова Зәлия әти-әниләргә, авылдашларга концерт куйдык дип хәбәр итә.

Һәр кичне күктә йолдызлар кабына. Ләкин алар иртәнгә сүнәләр. Ә мәктәбебездә кабынган йолдызлар сүнмәсләр дип уйлыйм мин. Тагын да яктырак янсыннар алар!

Татарстан Рәисе Миңнеханов Рөстәм Нургали улы да битараф булмаган “Йолдызлык” конкурсы дәвам итә. Бу бәйгегә без дә тырышып әзерләндек. Әллә ничә төрле номинациядә төрле дәрәҗәдәге дипломнарга ия булдык. Беренче, икенче турлардан үтеп, гала-концертта катнашу хокукына ия булдык.

Вокал-соло номинациясендә Миргалимова Зәлия һәм Валеев Алим III дәрәҗә, вокал ансамбльдә җырлаучы кызларыбыз II дәрәҗә, хореография-соло номинациясендә Ногманова Дилә, кызлар башкаруындагы  “Катюша” биюе II дәрәҗә һәм кызлар-егетләр башкаруындагы күмәк татар  биюе шулай ук  II дәрәҗә дипломга ия булды.

Чыгышыбызны әти-әниләргә, авылдашларга да күрсәтәсебез килде. Нәкъ тә бәйрәм алдыннан үзебезне тагын бер тапкыр сынадык. Концерт тәмамлангач, мәктәп директоры Әхмәтов Рәмзил Хуҗагали улы сәхнәдә кулларыбызны кысып диплом, медаль һәм статуэткалар белән бүләкләде. Ә безне әзерләгән Сирина Рәдис кызына, Эльвира Вакыйф кызына Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бәйрәм ахырында авыл җирлеге башлыгы Гайнетдинов Илүс Талип улы безгә  әти-әниләр, авылдашлар  исеменнән аларны сөендергән өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Һәм киләчәктә дә безгә уңышлар теләп, тагын да яктырак янарга, сүнмәскә, югалып калмаска өндәде. Ә әти-әниләребез безне һәр чыгыштан соң алкышларга күмделәр. Тамаша бик күңелле булды!

 

Актаныш районы, Теләкәй мәктәбе, Миргалимова Зәлия, 6 нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев