Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Безнең гаилә - дус һәм тату гаилә

Үзәк балалар китапханәсе 19нчы октябрь көнне гөрләп торды.

Көз айлары бәйрәмнәргә бик бай инде ул. Миңа калса бу бәйрәмнәрнең иң игътибарга лаек булганы ул Әтиләр көне. Әтиләребез гаиләнең нигезе һәм терәге бит ул. Ул көннәрдә әтиләребезне хөрмәтләп шәһәр күләмендә күнелле очрашулар һәм бәйрәмнәр бик күп уздырыла. Безнең Үзәк балалар китапханәсе дә бу чаралардан читтә калмый. 19нчы октябрь көнне китапханә заллары гөрләп торды. Гаилә елы кысаларында оештырылган бу бәйрәм чарасы, бер гаиләнең, төрле буыннарын берләштерә торган күңел ачулар тәкъдим итте.

Бәйрәм программасына кертелгән энергияле физкультминутлар, мавыктыргыч викторина һәм кызыклы уеннар кунакларыбызда уңай кәеф тудырды. Бу чаралар балаларга һәм аларның әтиләренә вакытны күңелле һәм актив уздырырга мөмкинлек бирде. Фантастика яратучы укучылар өчен юбиляр язучы Кир Булычев иҗатына багышланган «Өченче планета сере» дигән мавыктыргыч космо-вояж узды. Язучы Алиса һәм аның әтисе — профессор Селезнев турындагы китаплары белән бөтен балаларга билгеле. Кызлар һәм малайлар яраткан әтиләрен үз куллары белән иҗат иткән «Көзге күчтәнәч» белән сөендерделәр. Кунакларыбыз яхшы кәеф һәм елмаюлы йөз белән , яңадан бәйрәмнәр көтеп , кызыклы китаплар алып өйләренә киттеләр. 

Үзәк балалар китпханәсе хезмәткәре Мавлина Ләйсән Флүр кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев