Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Безне ТНВдан карагыз

Без үзебезнең «ЗамБа» командасы белән «Әйдә шаяРТ»та булып кайттык.

Без бер атнага Казанга килеп, чирек финалга әзерләнә башладык.

Беренче көннән үк мәзәкләр уйладык, редактураларга йөрдек.

Барлыгы 15 команда иде, ярым финалга унысы гына эләкте.

Командалар Татарстанның төрле якларыннан килгән иде: Актаныш, Буа, Саба, Алабуга, Сарман, Арча.

Без хәтта уен көне ничек килеп җиткәнен дә сизмәдек. Ул көнне без инде иртән концерт залында идек. Көне буе үзебезнең чыгышыбызны кабатладык. Сәгать алты тулганда уен да башланып китте. Жюрида Фикрәт абый, Айдар Әгъләмов, Ленария Мөслимова, Артур Сабиров, Җәвит абый Шакиров бар иде.

Алар бөтенесе безгә югары баллар куйдылар. Чыгыштан сон шатлыгыбызны тыя алмадык, чөнки без ярым финалга үттек. Тиздән безне ТНВ каналынды карый да алырсыз.

Зәлинә Ямалиева, Чаллы, 2нче гимназия укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев