Безнең Камил – каратист
Егет кешегә иң кирәк шөгыль – ул спорт.
Спорт – ул нык булу, үзеңне һәм башкаларны да яклый алу дигән сүз. Менә сез Камилгә генә карагыз. Кыю егет булып үсә ул!
Камил Чаллының 112нче балалар бакчасында тәрбияләнә. Аңа әле 5 кенә яшь тула. Ләкин ул бәйгеләрдә катнашырга һәм җиңүләр яуларга өлгергән дә инде.
Спорт кына да түгел әле Камилнең мавыгулары. Рәсем ясарга да ярата икән ул. Авылда велосипедта йөрергә дә. Бакчада әти-әнисенә, әби-бабасына булышырга да.
Ләйләгөл Рәхмәтуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев