Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бездә Нәүрүз бәйрәме узды

Сезнең яз белән кышның кочаклашканын күргәнегез бармы. Ә менә без күрдек.

Сезнең яз белән кышның кочаклашканын күргәнегез бармы. Ә менә без күрдек. 24нче март көнне безнең мәктәп янында булды бу хәл. Ә хәзер җентекләбрәк сөйлим.
Бу көнне бездә, Актаныш районы Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә, кышны озату, язны каршы алу, ягъни Нәүрүз бәйрәме узды. Барлык укучылар, дәресләр беткәч, тышка чыктык. Ә анда салкын җил каршы алды. Әйтерсең, чыннан да кыш белән яз тартыша: көне кояшлы, ә җиле салкын. Шулай да без курыкмадык.

Иң беренче итеп алып баручы Нәүрүз бәйрәменең тарихы белән таныштырды. Аннары төп хуҗаны - Нәүрүзбикәне чакырдык, ләкин Кыш бабай килде.Сезнең белән болай гына аерылышасы килми, ди. Без аның белән бергә төрле-төрле уеннар уйнадык. Бик күңелле булды.

Инде кабат Нәүрүзбикәне чакырдык. Ә алар, барыбызны шаккаттырып, кочаклашып күрештеләр. Бәйрәмебез тагын да күңеллеләнде. Мәйдан читенә урнаштырылган өстәлдә кечкенә кояшлар кебек яткан коймаклар белән кайнар чәй тора. Шунда ук “Канатлы дусларыбызны каршы алабыз” акциясендә катнашкан укучыларга бүләкләр һәм грамоталар биреп чыктылар. Шуннан соң Кыш бабайны озаттык. Ә Нәүрүзбикә безгә җылы, матур язлар булачагына ышандырып, башка җирләрдә дә бәйрәм рухы таратырга китте.

Бик күнелле булды. Кызыклы-кызыклы,төрле-төрле уеннар. Тышта пешкән коймаклар һәм тәм-томнар. Безгә бииик охшады. Ә Нәүрүзбикә шундый чибәр иде. Аның күлмәкләре, таҗлары да бик матур. Язларыбыз да шундый матур, илләребез тыныч булсын иде.
Лияна Фәрдиева, 6нчы сыйныф, Иске Кормаш мәктәбе, Актаныш районы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев