Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бездә чыршы бизәү өмәсе

Безнең гаиләдә ел саен була торган бер матур традиция яшәп килә. Без декабрь урталары җитүгә “чыршы бизәү өмәсе” үткәрәбез.

Өмәләр күп төрле була. Була язгы өмә, көзге өмәдә – коелган яфраклар җыябыз, Каз өмәсе – иң күңеллесе инде. Туганнар җыелып йорт күтәрү өмәсе дә була. Гомумән, күмәкләшеп эшләгән эшләрне – өмә итеп эшләү, дип атыйлар. Безнең гаиләдә дә ел саен була торган бер матур традиция яшәп килә. Без, декабрь урталары җитүгә, “чыршы бизәү өмәсе” үткәрәбез. Кем чыршы алып кайта, кем уенчыклар хәстәрли. Әбинең дә эше билгеле – ул бәлеш пешерә. Ул көнне чыршыга багышланган җырлар җырлыйбыз, шигырьләр сөйлибез. Һәркем яңа ел, чыршы бизәү белән бәйле истәлекләрен яңарта. Ул шигырьләр дә, истәлекләр дә, җырлар да йөз тапкыр сөйләнгән, йөз тапкыр тыңланган, беләм. Шулай да , аларны ишетү дә, тыңлау-җырлау да барыбер серле, әкияти.

 Менә бит ничек матур итеп киендереп куйдыйк урман сылуын. Күзләрен кыскалап, өйне ямьләп утыра ул өй түрендә. Әкияти могҗизаны тою өчен бу иң яхшы ысул, минемчә!

 Дуслар, тылсымлы Яңа ел бәйрәменә дә күп калмады. Чыршыга элеп куйган кар бөртекләре алкаларын мин үзем ясадым. Һәр сәйләнне кулыма алган саен изге теләкләр телим, күңел җылымны кушам. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев