Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Без тынычлык телибез

27нче гыйнвар – Россияда сугышчан дан көннәренең берсе. Бу көнне илебездә Ленинград камалышын өзүгә багышланган тантаналы чаралар үтә.

27нче гыйнвар – Россияда сугышчан дан көннәренең берсе. Бу көнне илебездә Ленинград камалышын 
өзүгә багышланган тантаналы чаралар үтә. 
Менә безнең дә Советлар Союзы герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадетлар мәктәбендә 
кадетлар иртүк тантаналы сафка төзелделәр. Алар Ленинград халкының батырлыгы, чыдамлыгы 
һәм нык рухы турында информация белән таныштылар. 
Китапханәдә дә башлангыч сыйныф укучылары белән сыйныф сәгате узды. Илебез тарихына 
язылган бу 900 көн балалар күңелен тетрәндерде. Бигрәк тә 12 яшьлек кыз – Таня Савичеваның 
коточкыч язмаларын кадетлар зур дулкынлану белән тыңладылар. Көн саен һәр кешегә бирелә 
торган 125 – 250 грамм ипи кисәген күрү -  бүгенге балалар өчен аңлатып булмый торган хәл 
булды.
Бугенге чаралар “Без сугышны теләмибез, бөтен җир шарында тынычлык булсын!” дигән девиз 
астында үтте.

Сания Филь, китапханәче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев