Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Без - Тукайлы халык

И туган тел, и матур тел… Шушы юлларны ишетүгә, Су анасы, Шүрәлесе белән Габдулла Тукайның иҗат юлы күз алдына килә.

Бөек шәхесебезнең иҗатын туган телебезнең матурлыгы аша яшь буынныӊ күңеленә җиткерүне үз өсләренә алган белем һәм тәрбия бирү оешмалары апрель аенда тулысы белән Тукай тормышын кичереп, аның бай рухын тоеп яшәделәр. Безнең балалар бакчасында да шагыйрьнеӊ тормыш һәм иҗатын өйрәнү ел әйләнәсендә алып барылса да, бу айда аӊа игътибар күбрәк бирелде, аныӊ иҗатына багышланган төрле чаралар үткәрелде.

”Тукай һәйкәле янында” тематик шөгыльләр, “Әй мөкатдәс моӊлы сазым” шигыръ бәйгесе, “Без - Тукайлы халык” исеме астында ата-аналар һәм балалар белән берлектә ясалмалар бәйгесе, “Тукай иленә сәяхәт” рәсем күргәзмәсе балаларга Тукай турында белемнәрен тагын да киңәйтергә ярдәм итте. Педагоглар һәр көннең эш нәтиҗәсен социаль челтәрләрдә чагылдырып, ата-аналарга җиткереп тордылар. Балалар алган кичерешләрен үзләренең иҗатлары аша күрсәтергә тырыштылар. Уздырылган чараларга нәтиҗә ясап һәр бала мактау кәгазе белән бүләкләнде, әти-әниләргә рәхмәт хатлары җиткерелде. Шагыйрьнең сулышы, әкият, моң белән сеңдерелгән айлыгыбыз үтеп тә китте. Күк йөзендәге болытлар да әкрен генә “Әллүки” көенә тибрәнеп йөзәләр төсле. Телебезнең аһәңлеген, аныӊ матурлыгын халкыбызга күрсәтә алган бөек улын илебез мәңге онытмас.


49нчы “Гөлназ” балалар бакчасыныӊ өлкән тәрбиячесе Хөснетдинова Динара Рәис кызы, балаларны ана теленә өйрәтүче тәрбияче Мөхәмәтгәрәева Розалия Эрнист кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев