Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Без театрда

Безнең мәктәптә «Тамчы» театр түгәрәге эшли. Без төрле чараларда катнашабыз.

Безнең мәктәптә «Тамчы» театр түгәрәге эшли. Без төрле чараларда катнашабыз, театральләшкән күренешләр әзерлибез. Сәнгатьле сөйләм конкурсында катнашабыз. Ә бу юлы... Башыннан сөйлим әле.

Безне беркөнне репетициягә чакырдылар. Без «Кәҗә белән Сарык һәм башкалар» дигән әкиятне сәхнәләштерәбез икән. Аны өйрәтүче, ягъни режиссеры авыл мәдәният йортында эшләүче Венера апа Хаҗиева булачак. Бу әсәрне драматург Илгиз Зәйниев язган. Безне, бер мәктәп баласын (бездә 33 укучы, шуның 24 катнаша), Иске Кормаш халык театры артистлары Венера апа белән Ирек абый, Рания апа, Рәмзил абый, Гөлсәрия апа, укытучыларыбыз, чын артистларча уйнарга өйрәттеләр.

Дәресләрдән соң да, кич җыелышып та репетицияләргә йөрдек. Төп рольләрдә Кәҗә белән Сарык, аннары Әби белән Бабай, Акбай, Су анасы, Шүрәле бигрәк тә тырышып әзерләнделәр. Күмәк күренештәге бүреләр һәм күбәләкләр спектакльгә аерым бер ямь өстәделәр. Әкиятебез искиткеч булды. Сәхнә бизәлеше шулхәтле матур, музыкалар да дәртле иде.

Беренче тапкыр тамашачыларга тәкъдим итү көне җитте. Бу – Р. Шәймәрдәнов исемендәге мәктәп театрлары фестиваленең сайлап алу туры. Безне Минзәлә шәһәре Сабир Өметбаев исемендәге театр артистлары составындагы жюри карады. Һәм безне алдагы турга чакырдылар Алдагы турда Минзәлә театры сәхнәсендә уйнадык. Беренче тапкыр зур театр сәхнәсендә. Без үзебезне чын артистлар кебек тойдык. Ул конкурста без җинүчеләр булдык.
Алкышлар һәм уңышлар.

Без кабат «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләрнең республика театр фестиваленә әзерләнәбез. Һәм ул көн дә килеп җитте. Зур автобуска утырып, 23 укучы һәм апа-абыйларыбыз белән Чаллыны яуларга киттек. Без инде икенче зур театр сәхнәсендә чыгыш ясадык: Чаллы шәһәренең Аяз Гыйләҗев исемендәге дәүләт драма театрында әкият-спектаклебездән өзек күрсәттек. Үзебезчә бик тырышып, матур итеп уйнап, зона этабында да катнашып кайттык. Аңа кадәр район турында 1 урынга лаек булып, республикага үткән идек. Бу этапта катнашучы сертификатына ия будык. 

Безне шулай сәхнәләрдә артистларча театрда уйнарга өйрәткән апа-абыйларга, укытучыларыбызга, әти-әниләребезгә зур рәхмәт. Алда безне зур уңышлар көтсен. Төп хыялыбыз — финалга үтеп бүләкләнергә Казан шәһәренә бару.

Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы, укучылар советының мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Гарифуллина Румия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев