Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Без сезнең белән горурланабыз!

Балык бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбе укучыларыннан бик җылы эчтәлекле хат килеп иреште безгә.

Исәнмесез, “Көмеш кыңгырау” хезмәткәрләре. Без, Балык Бистәсе 
районының Күгәрчен мәктәбе укучылары, сезне Яңа ел белән котлыйбыз. 
Сезгә киләсе елларда да иҗади уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез. Без 
сезне бик яратабыз, чөнки кечкенә генә язмаларыбызны да игътибарсыз 
калдырмыйсыз, безгә язарга көч бирәсез. Төрле-төрле бәйгеләр, конкурслар 
оештырасыз. Безнең мәктәп укучылары да аларда бик теләп катнашалар. 
Уңышларыбыз да күп. Соңгы нәтиҗәләрне генә исәпкә алсак та, “Дәвам 
итәбез” бәйгесендә - өч укучыбыз, ә “Хи-хи хикәя”дә бер укучыбыз җиңүче 
булды. Без моңа бик сөендек. Дипломнар белән бергә истәлекле бүләкләр дә 
алдык. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт. Моннан тыш Шәүкәт Галиев исемендәге 
әдәби-иҗтимагый премиягә ия булган укучыларыбыз да бар. Без 
үзебезне газета белән ныклы элемтәдә торабыз дип саныйбыз һәм 
горурланабыз.
“Көмеш кыңгырау”  –  республикабыздагы балаларны, яшүсмерләрне иҗатка канатландыра торган бердәнбер газета. Аның гомере озын булсын. 
Газетага сулыш өрүче баш мөхәррир Ризидә апа Гасыймовага, аның иҗади, 
ару-талуны белмәүче командасына чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. 
Сезнең турыда бик күп матур сүзләр язып була... Милләтебезне, телебезне 
үстерүгә армый-талмый хезмәт итүегез өчен бик зур рәхмәт.
Күгәрчен урта мәктәбе укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев