Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Без шалаш ясадык!

Бер җәйге көнне әтиләр безне балыкка алып барырга уйлаштылар...

Бер җәйге көнне әтиләр безне балыкка алып барырга уйлаштылар. Сөенештек, билгеле. Барыбыз бергә 7 бала булдык. Һәм шат күңел белән юлга кузгалдык. 

Без барачак күл урман эчендә икән. Бик матур урында. Балыкка дип барсак та, балык тотып кына утырмадык ла — көймәдә дә йөздек. Ә минем апам хәтта күлнең бер башыннан алып икенче башына кадәр үзе рульдә барды.

Камыш арасына кереп безгә камышлар да өзеп алдылар әле. Аннары безнең малайлар белән шалаш төзисе килә башлады. Һәм бөтенебез бергә зур, матур шалаш төзедек. 

Соңрак әтиләр безгә урман буенча экскурсия ясадылар. Тукранны да күреп алдык, зур ак гөмбәне дә. Гөмбә астында кырмыска оясы да таптык. Бер-берсен кочаклап үскән агачларны очраттык. Хәтта нарат агачының сагызын чәйнәп тә карадык. Чәйнәгәнегез бармы? Тәмле икән ул! Кибетнекеннән «точно» тәмлерәк! Урманнан чыккач, бер болынга очрадык — ә анда печән өемнәре. Рәхәтләнеп уйнадык! 

Менә шулай күнелле үтте безнең бер җәйге көнебез. Шулкадәр күңелле узды — мавыгып китеп, хәтта балык тотарга да онытканбыз! 
Рәзил Абдуллин, Чаллы шәһәре, 2нче гимназия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев