Без сәламәт тормыш сайлыйбыз!
«Без сәламәт тормыш сайлыйбыз!» акциясендә Үзәк балалар китапханәсе бик актив катнашты.
Шәһәребездә наркотикларга каршы үткәрелгән "Без сәламәт тормыш сайлыйбыз!" акциясендә Үзәк балалар китапханәсе бик актив катнашты. Беренче октябрьдән унтугызына кадәр китапханәдә кызыклы чаралар күп узды.
Яшь укучыларыбыз бик теләп «Сәламәт тәндә — сәламәт акыл» дип аталган квиз-ярышта катнаштылар. Кызлар һәм малайлар кызыклы сорауларга җавап бирделәр, сәламәт яшәү рәвешен ничек күз алдына китерәләр, шул турыда сөйләделәр.
Балалар әти-әниләре белән бергәләп «Саулыкны сатып алып булмый» дигән күргәзмәдәге китапларны кызыксынып карадылар, үз фикерләрен әйттеләр. Шунсы сөендерә, яшь укчыларыбыз бик акыллы һәм зиһенле итеп фикер йөртә беләләр. Киләчәктә врач, программист, PR-менеджер, тьютор булырга хыялланалар. Теләкләр тормышка ашсын өчен бары тик тырышып укырга һәм сәламәт булырга гына кирәк. Уңышлар сезгә, дуслар!
Үзәк балалар китапханәсе библиографы Давыдова Людмила Михайловна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев