Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Без – Россия бөркетчекләре

Безнең мәктәптә башлангыч сыйныф укучыларын «Россия бөркетчекләре» сафларына кабул итү булды.

Исәнме, «Көмеш кыңгырау» газетасы. Мин, Шакирова Илзия, Актаныш "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат»ының 1нче сыйныфында укыйм. Мин Сезне бик яратып укыйм, оештырган бәйгеләрегездә бик теләп һәм актив катнашам.

Ә бүген мин үзебезнең зур шатлыгыбыз белән уртаклашырга телим. Гимназиябездә тантаналы чара – башлангыч сыйныф укучыларын «Россия бөркетчекләре» сафларына кабул итү булды. Дәүләт флагларын чыгарып, гимннарны тыңлагач, безнең түшләребезгә значоклар тактылар, истәлек бүләкләре бирделәр. Без тырышып укырга, тәрбияле булырга, Ватаныбызны яратырга тантаналы төстә ант бирдек. Безне бик күп апалар, абыйлар әлеге истәлекле көнебез белән тәбрик итте. Бәйрәмнән соң күтәренке кәеф белән сыйныф бүлмәләренә таралыштык.

Нәкъ шундый күңелле бәйрәм без каникулга киткәнче дә булып узган иде. Ул 1-5 сыйныфлар арасында уздырылучы «Зур биюләр» дип аталган бәйге булды. Без чирек дәвамында һәр буш вакытыбызда бию өйрәнергә йөрдек. Үзебез генә дә түгел, әти-әниләребез белән! Без көянтәләр тотып, татар этник биюе башкардык һәм 2 урынга лаек булдык. Барлык сыйныфлар да бик матур милли биюләр өйрәнгәннәр иде. Берәү дә урынсыз да, бүләксез дә калмады монда. Һәр кеше канәгать һәм күтәренке кәеф белән каникулларга таралыштык.

Мин үземнең гимназиямдә укуым белән горурланам. Шундый күңелле чараларда катнашу укучылар тормышына ямь өсти дип уйлыйм.

Шакирова Илзия, Актаныш «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернат»ның 1нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев