Без ничек Соль-Илецк шәһәренә бардык
Без юлга 4 гаилә кузгалдык. 11 сәгать вакыт эчендә без шәһәргә барып җиттек.
Эх, ниһаять ямьле җәй дә җитте! Җәй ае күңелле мизгелләр алып килә торган вакыт. Һәр гаилә җәй көне, кайда булса да, ял итәргә барырга тиеш.
Җәйге каникул вакытында без гаиләбез белән Соль-Илецк шәһәренә ял итәргә бардык. Без юлга 4 гаилә кузгалдык. 11 сәгать вакыт эчендә без шәһәргә барып җиттек.
Соль-Илецк курорты – Оренбург өлкәсенең иң танылган шәһәре. Ул дәвалау үзлекләре булган тозлы күлләре хисибына туристларны үзенә тартып тора. Ел саен бирегә төрле шәһәрләдән бик күп кешеләр ял итәргә килә.
Күлләр саләмәтлеккә файдалы йогынты ясый. Организымны ныгытырга, хроник авыруларны дәваларга, профилактика өчен менә дигән чара. Су коену дигәндә, монда бөтен кеше су коенырга өйрәнә ала, чөнки тозлы су безнең гәүдәбезне тота. Шуңа да карамастан, тозлы суда үзеңне карап кына, саклап кына тотарга кирәк.
Шәһәрнең төп байлыгы – аның күлләре, пычрак һәм тозлы күлләрнең гомуми мәйданы 50 гектардан артыкны тәшкил итә. Һәм инде, алар диңгез өсте биеклегенән 120 м биеклектә урнашкан. Шәһәрдә климат һәр вакыт эссе, җылы, коры һава торышы. Ә быелны һава торышы алдагы елларга караганда дымлырак иде.
Акклиматизация узарга кирәкми, безнең вакыт белән 2 сәгать аерма. Биредә, барлыгы 7 күл бар, шуларның 6сы дәвалау үзлекләренә ия:
• Зур шәһәр күле – тозсыз күл,
• Кечкенә күл – чүт кенә тозлы,
• Развал күле – бик тозлы күл,
• Дунино күле — бромлы,тозлы күл,
• Тузличный күле — пычрак, әз тозлы күл,
• Җылы күл — ул шулай ук тозлы, файдалы, пычрак күл.
• Яңа күл — ул тозлы күл.
Без шушы 7 күл арасыннан иң тозлы, бромлы, әз тозлы күлләрендә коендык. Быел барганда, без пычрак күлләргә барып тормадык. Ял итүчеләр өчен уңайлы шартлар тудырылган ял иту урыннары (лежаклар), кафелар, душлар бар.
Күл кырыйларында массаж, файдалы пычраклар белән дәвалану урыннары бар. Балалар өчен төрле уен мәйданчыклары (аттракционнар) куелган. Күлләр арасын автобус һәм җигүле ат белән үтеп була.
Көндез халык тозлы күлләрдә ял итсә, кичләрен шәһәр үзәгендә урнашкан төрле кафеларда һәм дискотекаларда үткәрә. Без дә һәр көн саен, күлдән арып кайтуга карамастан, дискотекаларда күңел ачтык. Иң истә калган мизгелләр, Персиянов аттракционнар паркы иде.
Без яшәгән йорт күлдән бик ерак булуга карамастан, безгә анда яшәү ошады. Хуҗаларыбыз бик акыллы, кунакчыл кешеләр иде. Кичләрен алар белән бергә жырлап, биеп, тәмле шашлыклар ашап, күңел ачып утырдык.
Үзебезнең дусларга, туганнарга күчтәнәчләр алыр өчен, базарга бардык. Иң күп сатылган әйбер аларда — чәй, кавын һәм карбыз.
Җәйге ялларны күңелле һәм файдалы үткәрү өчен, Соль-Илецк шәһәре – менә дигән урын. Безгә анда бик күңелле булды һәм ошады.
Гыйльметдинова Зәринә Дамир кызы, Арча районы, Кәче төп гомуми белем мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев