Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Без Казан-квестта һичшиксез катнашырга тиеш идек

Бик кызыклы квест булды бу.

Без ел буена «Мин татарча сөйләшәм» шәһәр программасында катнаштык. Сентябрьдә башланган иде ул, мартка кадәр давам итте.

Төрле уеннар, викторина, квестларда катнаштык. Кыскасы, без «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында узган Казан-квестта һичшиксез катнашырга тиеш идек.

Анда теләк белдергән барлык командалар да катнаша алмады. Безгә өй эшләре биргәннәр иде. Элмә такталардагы сүзләрнең дөрес тәрҗемә ителүен тикшерү, яңа сүзләр ясау һәм мифологик образ белән видео төшерү.

Без барысын да эшләп Казанга җибәрдек һәм квестка чакыру алдык. Укытучыларыбыз Эльвина Биккинина һәм Эльмира Нәҗметдинова белән юлга кузгалдык.

Бик кызыклы квест булды бу. Ә иң истә калганы сораштыру биреме булгандыр. Без корреспондентлар ролендә булдык. Казанлылардан мифологик образларны беләсезме дип сорадык.

Видеоны монтажлап, аккаунтыбызга урнаштырдык. Һәрбер биремне үтәгәч, шулай аккаунтка куясы иде, шуны эшләмичә яңа биремгә куар-код бирелми. Җиңүчеләр рәтенә эләгүебезгә бик сөендек.

Ильяс Сираев, Адымнар-Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев