Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Без булдырдык!

31нче мәктәптә бик кызыклы “Кем? Нәрсә? Кайда?” дип аталган уен үтте.

«Кем? Нәрсә? Кайда дип аталган интеллектуаль уенны телевизордан барыбыз да карарга яратабыз. Командалар көч сынашканда, экранның бу ягында утырып үзебез дә шул сорауларга җавап эзли башлыйбыз.

Шушы уен мисалында, үзебезнең 31нче мәктәптә дә “Кем? Нәрсә? Кайда?” дип аталган уен оештырдык. 11нче сыйныф укучылары укытучыларга каршы уйнау тәкъдимен керттеләр. Бу тәкъдимне 11нче сыйныф укучылары үзләре,  мәктәп администраторына җиткергәч, башта уйланып калдылар.  Чирек азагы бит. Контроль эшләр эшләтеп, билгеләрне карап чыгарга вакыт җитте.  Мәктәп директоры, Ярмиев Марс Расилович  укытучылар белән киңәшкәч уенны уздырырга булдылар.  Тиз арада  уенның көнен  билгеләделәр. Уйнарга теләүчеләр күп иде. Аларны өч командага бүлделәр. Укытучылар командасында сигез укытучы һәм ике ата-ана бар иде. 11нче сыйныфтан ун бала, 10нчы сыйныфтан ун бала алынды. Сорауларны завучлар Соломатина Наталья Викторовна һәм Бибичева Анна Эдуардовна төзеделәр. Сорауларны алдан укучылар да, укытучылар да берничек тә белә алмадылар.

Ә сораулар төрле иде: тарих, физика, география,  рус әдәбияты, Яңа ел традицияләре буеча  зирәклеккә, логикага  корылган иде алар.

Җомга көнне, актлар залында, 5 дәрестән соң уен башланып китте. Тамашачылар, кызыксынучылар  да залга күп кергән иде. Башта, беренче һәм икенче раундларда гел укучылар алдан барды. Һәр дөрес җавапка укучыларның ничек шатланганын күрсәгез иде сез! Өченче раундта гына укытучылар бер баллга алга чыктылар һәм җиңүчеләр булдылар.

Бу уен, бу яңалык бар кешегә дә ошады. Икенче уку елында, бу уенны тагын оештырырбыз дигән өмет белән таралышты укучылар. 

Бу көнне уйнаучылар да, уенны оештыручылар да мәктәптән яхшы кәеф белән кайттылар.

Чаллы, 31 мәктәпнең татар теле укытучысы Гыйззәтуллина Кафия Мөбәрәкша кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев