Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Без бик тату сыйныф!

Безнең сыйныф — бер-берсенә булыша торган бердәм сыйныф.

Безнең сыйныф — бер-берсенә булыша торган бердәм сыйныф. Малайлар кызларны яклап торса, без, кызлар, аларга өй эшләрендә булышабыз. Уку көннәрендә ярдәмләшеп укыйбыз, ә ял көннәрендә бергә төрле җирләрдә ял итәбез. Мәктәптәге түгәрәкләргә дә йөрергә өлгерәбез. Без бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп 5 нче елыбызны укыйбыз инде.

Ел саен "Көмеш кыңгырау"га язылабыз, класс сәгатьләрендә кычкырып укыйбыз. Сыйныф җитәкчебез Хәлиуллина Ландыш Фаиковна бар нәрсәне дә яхшылап аңлата. Шул уңайдан, барлык укучылар исеменнән Ландыш Фаиковнаны якынлашып килүче Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Авыр, хөрмәткә лаек эшендә уңышлар телибез.

Чаллы, 54 гимназиянең 5б сыйныф укучылары.

Фото шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев