Без аларны көткән идек
Безнең мәктәпкә махсус хәрби операциядән ялга кайткан абыйлар очрашуга килделәр.
8нче сентябрь көнне безнең мәктәптә бик матур һәм дулкынландыргыч чара уздырылды. Махсус хәрби операциядән ялга кайткан абыйлар безнең янга очрашуга килделәр. Алар — Альмир Файзуллин, Равил Шәйдулин һәм Ринат Латыйпов.
Бик зарыгып көтеп алган идек без аларны. Үзебезне кызыксындырган сорауларны биреп, геройларыбыз белән җылы әңгәмә кордык. Мәктәп укучылары концерт номерлары да әзерләгәннәр иде. Үзебезнең мәктәптә физкультура укытучысы булып эшләгән Илшат Әзгамовны да искә алдык. Без Илшат абый белән элемтәдә торырга тырышабыз, аның тизрәк исән-имин кайтып безне укытырга килүен телибез.
Мондый очрашуларның оештырылып торуына мин бик шат. Чөнки без үзебезнең геройларыбызны белеп яшәргә тиешбез. Ә хәзергә барчабызда бер теләк: илебезне саклаучылар барысы да исән-сау булып җиңү белән кайтсыннар иде! Бу очрашуны оештырган өчен мәктәпнең тәрбия эшләре урынбасары Зәлинә Вахитова һәм авылыбыз волонтёры Рулия апа Бәдертдиновага барлык укучылар исеменнән зур рәхмәт!
Ләйлә Нуриева, Актаныш районы Пучы Балалар иҗат үзәге, «Яшь хәбәрче» түгәрәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев