Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Без акциядә катнаштык...

Акция барышында «Татар телендә 150 сүз» дигән китапчык ясадык. Шәһәребездә туган телебездә аралашучылар бик күп икәне ачыкланды.

Без, 54 гимназиянең 5в сыйныф укучылары,  Яр Чаллы шәһәрендә узучы “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнаштык. Бу акция 15нче балалар иҗат  йорты методисты,  шәһәркүләм “Мин татарча сөйләшәм” программасын оештыручы Фирая Рәис кызы җитәкчелегендә уза. Акция барышында "Татар телендә 150 сүз" дигән китапчык ясадык. Шәһәребезнең төрле җәмәгать урыннары  атамаларының  язуларын күзәттек, китапчыкларны тараттык, шәһәрдәшләребез белән туган телебездә аралаштык, сорашулар уздырдык. Барлык кешеләр дә китапчыкларны бик ошатып кабул иттеләр, рәхмәтләрен белдерделәр, олы яшьтәгеләр бигрәк тә сөенделәр.  Шәһәребездә туган телебездә аралашучылар бик күп икәне ачыкланды. Безгә бу акциядә катнашу бик ошады, алдагы елларда  тагын да яхшырак катнашырбыз дип уйлыйбыз.

Зәлинә Миннеханова, 54нче гимназия, 5в сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев